news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көзге чакырылыш тәмамлана

Татарстанда көзге чакырылыш тәмамлана

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Татарстан хәрби комиссариатының мораль-психологик һәм мәгълүмат эшләре бүлеге башлыгы Дмитрий Литвинов "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүенчә, республика гражданнарын хәрби хезмәткә көзге чакыру планы 80 проценттан артыкка үтәлгән.

Яңа хәрби хезмәткә алынучыларны хезмәт итү урыннарына көн саен җибәрәләр. Татарстаннан чакырылучыларның зур партиясе 25 декабрьдә китәчәк. Тимер юл эшелоны составында Ерак Көнчыгышка 300гә якын кеше барачак. Егетләргә җыелу пунктында кышкы хәрби кием бирелә, юлда җылы азык белән тәэмин итәләр.

Искә төшереп үтәбез, көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды һәм 31 декабрьдә тәмамланачак. Хәрби хезмәткә 5 мең татарстанлы җибәрелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot