news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр

Быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар  чәчү планлаштырыла. Көзге бодай 405 мең га мәйданда чәчеләчәк, көзге арыш — 131 мең га.

«Бүгенге көндә Сарман районында уҗымнар 1775 гектарда чәчелгән. Бу эштә барлык хуҗалыклар да катнаша. Көзге культуралар сидераль парларда чәчеләчәк, аларның мәйданы 15 900 гектар тәшкил итә. Шуның 2300 гектарында известьлау үткәрелде, минераль һәм органик ашламалар кертелде», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.

Бүгенге көндә республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә. 3 млн 104 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1399,7 мең тонна көзге бодай, 329,5 мең тонна көзге арыш, 1049,1 мең тонна арпа һәм 127,3 мең тонна борчак. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 38,8 центнер тәшкил итә.

Бүген аграрийларның төп бурычы — сезонлы кыр эшләрен, аерым алганда, — урып-җыюны һәм көзге чәчүне сыйфатлы һәм вакытында башкару, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100