news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге бозның беренче корбаны - балыкчы

Удмуртия балыкчылары Татарстанның Әгерҗе районы турысында Иж елгасында бәлагә тарган.

 (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 11 сәгать 43 минутта диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына Татарстанның Әгерҗе районында Иж елгасында батып үлгән балыкчы турында хәбәр алынды, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт булган урынга Чаллының 6 нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары, полиция һәм Салагыш авыл җирлеге хакимияте вәкилләре барган.

Урында юеш киемле ике балыкчы табылган. Алар белән тагын бер балыкчы булуын, өчесе бергә боз астына китүен сөйләгәннәр. Нәтиҗәдә, 44 һәм 46 яшьлек бу ике ир судан исән чыга алган, ә 46 яшьлек өченче ир – юк. Батып үлгән иптәшен, су агызып китмәсен өчен, алар бау белән бәйләп куйганнар.

Ирләрнең өчесе дә Удмуртиянең Завьялов районы Ягул авылыннан булуы ачыкланган.

Авыл җирлеге башлыгы исән калган балыкчыларны җылы йортка урнаштырган, коры кием-салым һәм кайнар чәй биргән. Һәлак булган ирне Чаллы коткаручылары эвакуацияләгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искәртә: Татарстан Хөкүмәте карары буенча, боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булса, анда чыгу тыела. Бу таләпне бозучыларга 500 сумнан 2 мең сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.

Җәяүлеләр кичүе өчен 7 сантиметр калынрак булган, яшькел яки зәңгәрләнеп торган үтә күренмәле һәм куыкларсыз боз куркынычсыз санала.

Бозга чыкканда үзең белән таяк (аның ярдәмендә бозның ныклыгын тикшерергә була, чатнаса, шул ук юл белән аякларны шудыртып кына кире кайтырга кирәк), 15-20 метр озыклыкта һәм бер башында элмәк, икенчесендә 400-500 грамм авырлыкта әйбер бәйләнгән булырга тиеш, коткару жилеты булса, тагын да яхшы.

http://spasatel.mchs.ru/ сайтында «Мобильный спасатель» кушымтасын телефонга күчертергә һәм гадәттән тыш хәл булса, коткаручыларның дежур пультына һәлакәт булган урын турында хәбәр җибәрергә мөмкин.

http://16.mchs.gov.ru/folder/1637352 сайтында боз калынлыгын карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100