news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен төгәлләгән

Ярминкә көннәрендә ветеринария белгечләре мәйданчыкларда кизү торган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 25 декабрь көнне көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен төгәлләгән.

11 сентябрьдән һәр шимбә Казанда һәм республика буенча традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Шимбә саен сәүдә Казанның һәр районында иртәнге 6.00 дан көндезге 12.00 гә кадәр оештырылган.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов атналык традиция буенча ярминкә территорияләрен карап чыккан, беренче булып «Казан» агросәнәгать паркында булган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, барлык ит, балык, сөт продукциясе ярминкәләргә ветеринария документлары белән генә кертелә. Казанда алар тагын бер кат Республика ветеринария лабораториясе һәм Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсенең 30 нчы ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелә.

«Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган азык-төлек сыйфатлы һәм куркынычсыз булсын өчен, катгый контроль үткәрелә. Ярминкә көннәрендә ветеринария белгечләре мәйданчыкларда кизү торды», — дип искәртте Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100