news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күзәтүчеләрнең 25 процентын яшьләр берләшмәләре тәшкил итә

Зилә Вәлиева күзәтүчеләрнең Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процессында кызыксынуларын әйтте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда күзәтүчеләренең 25 проценты яшьләр берләшмәләреннән тора. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Республикада барлык күзәтүчеләрнең чиреген яшьләр берләшмәләре тәкъдим итә. Нигездә, күзәтүчеләр 60 яшьтән яшьрәк кешеләр, аларның чиреге — яшьләр оешмалары вәкилләре. Бу — яшь кешеләр өчен менә дигән мәктәп. Яшьләрнең актив булуын билгеләп үтәсем килә. Иң күп күзәтүчеләр „Бердәм Россия“ партиясеннән тәкъдим ителгән, алар арасында тәҗрибәлеләр шактый», — диде ул.

Зилә Вәлиева күзәтүчеләр арасында тавыш бирүгә карата зур кызыксыну булуын билгеләп үтте. «Мәсәлән, Россия Президентын сайлауда 3 мең кеше күзәтүче булып эшләде. Быелгы тавыш бирү иҗтимагый оешмалар, партияләрдә, гражданнарда кызыксыну уятты. Шәхси гаризалар да булды. Республиканың Иҗтимагый палатасы бер генә кешене дә кире какмады», — диде ул.

Вәлиева сүзләренә караганда, Татарстан Иҗтимагый палатасы сәяси партияләрнең 41 оешмасы һәм алты төбәк бүлеге белән килешүгә кул куйган. «Алар күзәтүнең сыйфатын тәэмин итәләр», — дип сөйләде ул.

  • Искәртеп үтик, ТР Иҗтимагый палатасы республикада тавыш бирүгә 16,5 мең күзәтүче җибәргән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100