Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күзәтүчеләр тавыш бирү участокларыннан 10,7 мең хәбәр җибәргән
Һәрбер очрак юридик яктан тикшерелде, диде Тимур Какохо.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен җиде көнлек тавыш бирү барышында күзәтүчеләр Татарстандагы сайлау участокларыннан 10,7 мең хәбәр җибәргән. Аларның күбесе расланмаган. Бу хакта журналистларга «Россия юристлары ассоциациясенең» Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо сөйләде.
Спикер әйтүенчә, җиде көн дәвамында онлайн-режимда күзәтүчеләрнең ситуацион үзәге эшләгән. Алар бөтен республика буенча участок комиссияләрендәге хәлне күзәткән.
«Бүгенге көндә безгә күзәтүчеләрдән 10,7 меңнән күбрәк мөрәҗәгать килде. Алар арасында 886 видеофайл, 5,7 мең фотография, 3,4 мең язма мөрәҗәгать бар», — диде Какохо.
Ул һәрбер хәбәрнең юридик яктан — урыны, вакыты, вакыйга һәм аның катнашучылары тикшерелгәнен әйтте.
«Расланмаган мәгълүматлар да булды. Бәхәсле очраклар булган участоклар да бар иде», — диде Тимур Какохо.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз