news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көз айларында эшсезләр саны артачагын фаразлыйлар

Хәзерге вакытта республиканың хезмәт базарында 54 мең буш эш урыны исәпләнә.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Наталья Рыбакова). Бу көздә Татарстан хезмәт базарында эшсезләр саны бераз артырга мөмкин. Шулай да ел ахырына аларның исәбе 20 мең кешедән артмаячак. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Безнең фаразлар буенча, көз айларында эшсезләр саны бераз артырга мөмкин. Шуңа да карамастан, ел ахырына аларның исәбе 20 мең кешедән дә артып китмәс дип уйлыйбыз. Эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр белән бәйле проблемалары туарга мөмкин, шунлыктан алар үз вакансияләренең җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен ниндидер чаралар күрергә тиеш булачак», - диде министры урынбасары.

Хәзерге вакытта республиканың хезмәт базарында 54 мең буш эш урыны исәпләнә. Шул ук вакытта, мәшгульлек үзәкләрендә 17 меңгә якын эшсез исәптә тора. Шул рәвешле, һәр эш эзләүченең өч буш вакансия арасыннан берсен сайлап алу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100