news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда күз авыруларын дәвалауда яңа ысуллар кулланыла башлый
2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 14 меңнән артык операция ясала
Скопировать ссылку
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 14 меңнән артык операция ясала. 2008 ел белән чагыштырганда, операцияләр саны 1,4 процентка арта. Югары технологик медицина ярдәмен алучылар саны ике тапкырга күбәя.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел хастаханәдә дәвалау ысуллары һәм технологияләре камилләштерелә. Витреоретинал һәм эндолазер хирургиясе үсеш ала. Пыяласыман тәнчек һәм күз челтәре катлавы патологияләрен дәвалауның яңа методикасы үзләштерелә. Шулай ук «Визотроник» аппаратын кулланып, ерактан начар күрүчеләрне дәвалау методикасы кулланылышка кертелә. Катлаулы макуляр өзелүләрне хирургия ярдәмендә дәвалау ысулы да файдаланыла. Күз авыруларын дәвалауда югары нәтиҗәле препаратлар мөмкинлекләреннән дә файдаланыла.
2009 елда өлкәннәрдә һәм яшүсмерләрдә күз авырулары таралышы 7 процентка кими. Глаукома белән авыручылар саны - 7 процентка, катаракта күзәтелгән кешеләр саны 17 процентка азайган.
Быел клиника күз авыруларын кисәтү буенча санитар-агарту юнәлешендә эшне дәвам итәргә ниятли. Аеруча глаукома белән авыручыларга аерым игътибар бирү, мәсәлән, глаукома мәктәпләрен оештыру планлаштырыла. 2009 елда шундый мәктәпләр җыелышларында 200 кеше катнашты.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot