Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күрмәүче кешеләр тавыш бирү өчен Брайль шрифты белән трафарет ясалган
Ишетми торган кешеләр видео элемтә аша тавыш бирә ала.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сәламәтлекләре чикле булган гражданнар Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирә алсын өчен кирәкле шартлар булдырылган. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.
Күрми торган инвалидлар өчен Брайль шрифты белән өч меңнән артык трафарет ясалган, ишетү сәләте булмаган инвалидлар видео элемтә аша тавыш бирә ала.
«Аз хәрәкәтләнүчән гражданнар тавыш бирә алсын өчен мөмкинлекләр бар. Барлык сайлау участокларының 92 проценты бинаның беренче катында урнашкан, Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел үсән, Түбән Кама, Бөгелмә, Мамадыш, Минзәлә районнарындагы 208 сайлау участогы икенче катта урнашкан. Ул сайлау участокларын беренче катка төшерү мөмкинлеген табарга кирәк. Пандуслар, киң ачыла торган ишекләр булу аз хәрәкәтле группаларга сайлау участогына килү мөмкинлеген бирә.», — ди Сәрия Сабурская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз