news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кәрәзле телефоннар өчен “TopTripTip” кушымтасы эшли башлады

Ул туристларга ярдәмлек буларак эшләнелгән

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә мобиль телефоннар өчен “TopTripTip” дип аталган кушымта эшли башлады. Ул Татарстанга килүче туристлар һәм республика халкына сәяхәт итү уңайлы булсын өчен эшләнгән. Әлеге проектка Россиянең 28 төбәге керә, шул исәптән Татарстан да. Киләчәктә әлеге төбәкләрнең саны тагы да артачак һәм хәтта чит илләрдәге туристик объектларны да шушы кушымта ярдәмендә табарга мөмкин булачак.

Кушымтаның үзенчәлеге, аның Татарстанның 100 дән артык мәдәни һәм тарихи объектны үз эченә алуыннан тыш, офф-лайн режимда эшләвендә. Ягъни, бу кушымтаны кәрәзле телефонга бер тапкыр керткәннән соң, интернетка кермичә генә дә анардан файдаланырга була.

Кушымтада тәкъдим ителгән туристик объектлар көн саен диярлек яңарып тора. Моннан тыш, кушымтада хата барлыгын күргән яки үзгәрешләр кертергә теләгән кеше аңа төзәтмәләр дә кертергә мөмкин. Кушымта тест режимында узган атнада эшли башлап, инде беренче үзгәрешләрне керткәннәр дә. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре туристик-мәгълүмат үзәге генераль директоры Наталья Абрамович хәбәр итте.

Бу кушымта ярдәмендә, шулай ук, төбәк турында кызыклы фактлар, аның тарихын, легендаларын белергә, кирәкле киңәшләр алырга, төсле рәсемнәр карарга мөмкин, ә кайбер төбәкләрдә исә аудиоэкскурсияләр дә булдырылган. Экскурсия маршрутын турист үзе төзи ала.

“TopTripTip” ике телдә — рус һәм инглиз телләрендә эшли. Әле яңа гына аудиториягә тәкъдим ителүенә карамастан, бу кушымтадан 1 атна эчендә 15 меңнән артык кеше файдаланган.

ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов исә Татарстан буенча кушымтаны булдыруда Болгар, Зөя, Алабуга, Казан һәм шул исәптән Казан Кремле музейлары да, бик нык ярдәм иткәнлеген белдерде.

“iPhone” кәрәзле телефоны ияләре бу кушымтаны инде бүген үк “AppleStore”дан үз телефоннарына алып куллана ала. Аның ярдәмендә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Ленинград, Әстерхан, Вологда, Калининград, Калуга, Кемерово, Мурманск, Түбән Новгород, Новгород, Самара, Рязань, Свердловск, Смоленск, Тула, Ярославль өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Ингушетия, Карелия, Коми, Кырым, Тыва, Татарстан, Хакасия, Чечен республикалары һәм Ханты-Манси АОда сәяхәт итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100