news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кәрәзле элемтә абонентлары саны 1743,9 меңгә җиткән

Татарстанда кәрәзле элемтә абонентлары саны 1743,9 меңгә җиткән

(Казан, 28 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Татарстан элемтәчеләре елны рекордлы нәтиҗәләр белән төгәлли. Файдалануга 1 миллион 71 мең үткәргечле һәм кәрәзле элемтә номеры тапшырылган, бу узган елгыга караганда 1,8 тапкырга артыграк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта элемтә министры Ринат Җәләлов белдергәнчә, «бу Татарстанның элемтә тарихында рекордлы күрсәткеч».

Республиканың телекоммуниацияләр челтәрләренең гомуми монтажланган сыйдырышлылыгы 2,87 миллион номердан артып киткән. Шул ук вакытта шәһәр АТСларының санлы коммутация җиһазларының чагыштырма авырлыгы 65 процентка, ә авылда 46 процентка кадәр үскән, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән өч тапкыр югарырак. Үткәргеч челтәрләр буенча гомуми телефон номерлары тыгызлыгы һәр йөз татарстанлыга 26,2 телефон (шәһәрдә – 31,3, ә авылда – 12,4 телефон) тәшкил итә. Татарстанда кәрәзле элемтә абонентлары саны 1743,9 меңгә җиткән. Киләсе елда кулланылышка 135 мең үткәргечле һәм 670 мең кәрәзле элемтә номерын кертү ниятләнә, диде Р.Җәләлов. 2004 елның 27 декабренә республиканың 1232 мәктәбе Интернет челтәренә тоташкан.

Тармакка җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, беренчел исәпләүләргә караганда, ике миллиард сумга якын тәшкил итәчәк. Тулаем керем тугыз миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot