news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көрәшчеләр өчен спорт үзәкләре төзеләчәк

Катнаш көрәш буенча ярышлар үткәрү өчен спорт үзәкләрен Лаеш районында һәм Чаллыда төзергә җыеналар.

Татарстанда көрәшчеләр өчен спорт үзәкләре төзеләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда катнаш көрәш (MMA) буенча ярышлар үткәрү өчен ике спорт үзәге төзеләчәк.

«Берничә ел элек бездә катнаш көрәш белән шөгыльләнү өчен үзәк төзү турында сүз барды. Бүгенге көндә урыннар билгеләнгән. Спорт биналары киләчәктә Лаеш районының Столбище авылында һәм Чаллыда төзеләчәк. Бүгенге көндә проект алды эшләре бара», — дип сөйләде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Элегрәк быел август ахырында Казанда джиу-джитсу буенча Дөнья кубогы узачагы турында хәбәр иткән идек.



Галерея: Татарстанда катнаш көрәш сәнгатен үстерүгә багышланган матбугат очрашуы
news_right_1
news_right_2
news_bot