news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпләп балык үлгәнгә коммуналь хезмәтләргә җинаять эше кузгатылган

Танайка елгасына канализация сулары агып төшкәнлектән мең ярымлап төрле елга балыгы үлгән.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Татарстанда Танайка елгасында күпләп балык үлү сәбәпле, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге хәл июль уртасында Алабуга районындагы Танайка елгасында килеп чыккан. Канализация сулары агып төшкәнлектән мең ярымлап төрле елга балыгы үлгән.

Күпләп балык үлү сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Экологик экспертиза билгеләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot