news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга җирлек бар – Әлмирә Әдиятуллина

"Берничә хатын алырга теләгән ир-атлар гаиләләрен бар яктан да тәэмин итә алырга тиеш", – дип саный абыстай.

(Казан, 26 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина күпхатынлылыкка каршы түгел. Бу турыда ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында җиткерде.
 
“Соңгы вакытта күпхатынлылыкны законлаштыру мәсьәләсе турында шактый гына уйланам мин. Әгәр дә ир-атның әлеге зур гаиләне тәэмин итәргә мөмкинлеге бар икән, моны законлаштырырга кирәк. Бай кешеләр байтак бит хәзер. Күп хатын белән яшәүче мөселман ирләре Казанда да бар. Шәхсән мин шундый өч гаиләне беләм. Әлеге ир-атлар дүрт хатыннарының һәммәсен дә тиешенчә тәэмин итеп тора – бик дус-тату гомер кичерәләр. Шулай да, әти кеше гаиләсен тиешенчә кайгырта, балаларына әхлакый, физик тәрбия бирә алмый икән, бу турыда сөйләшү урынсыз”, – диде Әлмирә Әдиятуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot