news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тәмамланган

Ирек Фәйзуллин республикада төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тәмамланган
prav.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтте.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән дә видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда 2 млн 443 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган — план тулысынча үтәлгән, диде министр. Әмма Россиядә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында торак төзү буенча күрсәткечләргә төзәтмәләр кертелмәгән. Шуңа күрә республика тагын 232 мең кв.метр торак төзергә тиеш.

«Яр Чаллыда торак төзү эшләрен бетерүне сорыйм. Түбән Камада планның нибары 34 проценты гына үтәлгән», — диде Ирек Фәйзуллин. Ул киләсе елда Татарстан 2 млн 979 мең кв.метр торак төзергә тиешлеген дә әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot