news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә

Ирек Фәйзуллин республикада төрле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы турында хисап тотты.

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын 95 процентка төгәлләделәр. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында балалар бакчалары төзелеше турында да сөйләде. Татарстанда 6 мең 130 урын, шул исәптән 3 мең 110 ясле урыны булган 30 шундый объект төзү планлаштырылган. Бүгенгә 24 балалар бакчасы төзелгән һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алган, калган объектларда эш бара.

Моннан тыш, планлаштырылган 29 гомуми белем бирү оешмасында һәм 9 коррекцион мәктәптә, шулай ук 100 балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланган. 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эш дәвам итә.

13 ресурс үзәге, 6 яшьләр үзәге бинасы, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, 34 мәдәни объект, 9 муниципаль архив бинасы һәм 27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе капиталь ремонтланган. Шулай ук республиканың яшүсмерләр клубларында һәм муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары биналарында капиталь ремонт тулысынча тәмамланган.

Министр шулай ук 11 авыл клубы, 10 җирлек Советы бинасы (башкарма комитетлары) һәм 103 универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше турында да хисап тотты. Шулай ук Татарстанда беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү программасы буенча 34 ФАП, 6 табиб амбулаториясе төзелде һәм 8 сәламәтлек саклау объекты ремонтланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100