Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күпфатирлы йортларның 98 проценты ягып җылыту сезонына әзер
Су корылмалары һәм суүткәргеч челтәрләр кышка 100 процентка әзер.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда мониторинг системасына кертелгән 17 мең 73 күпфатирлы йортның 16 мең 723е ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты алды. Бу гомуми күләмнең 97,9 проценты. Әлеге мәгълүматны Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 мең 808 йортның үзәкләшкән җылылык белән тәэмин итү системасы, ягып җылыту сезоны алдыннан юдыру һәм тыгызлау узган. Бу барлык 11 мең 993 йортның 98,5 проценты, диде Ире Фәйзуллин.
Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, котельнаялар кышка 99,3, җылылык челтәрләре – 98,4, суүткәргеч насос станцияләре – 99, канализацияләр – 96, су корылмалары һәм суүткәргеч челтәрләре - 100 процентка әзер, дип сөйләде министр.
Республика буенча, 2 мең 91 сәламәтлек саклау оешмасының 2 мең 89 ягып җылыту сезонына әзер. 3 мең 356 мәгариф оешмасының – 3 мең 454, 1993 мәдәни учреждениеләрнең – 1991, 275 спорт объектының 273 кышка әзер. Барлык 182 социаль яклау һәм мәшгульлек үзәкләре әзерләнгән, диде Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз