news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы йортларның 80 проценты төзекләндерелгән

Программа кысаларында барлыгы 924 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

Татарстанда күпфатирлы йортларның 80 проценты төзекләндерелгән
Михаил Захаров

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча планының 80 проценты үтәлгән. 2019 елда программа кысаларында республиканың 42 районында барлыгы 942 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырылган. Шул турыда Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Бу хакта республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6010 урынга, шул исәптән 3090 ясле урынына исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 16 августка булган мәгълүматларга караганда, 8 объектта эшләр тәмамланган, 21 объектта эшләр дәвам итә. 15 августка 6 гомуми белем бирү оешмасы ремонтланган, 23 объектта эшләр бара. Шулай ук 9 интернат-мәктәптә һәм 91 мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт дәвам итә.

Төзекләндерү эшләре бер ресурс үзәгендә, 3 балалар лагерендә, 14 яшүсмерләр клубында, 3 яшьләр үзәгендә, 14 мәдәният объектында, 22 муниципаль берәмлек башкарма комитет бинасында һәм 7 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә тәмамланган.

Төзелеш 17 авыл клубында, 7 Башкарма комитет бинасында һәм 22 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блок-модульле пунктта дәвам итә. Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 40 фельдшер-акушерлык пункты (биш объектта эшләр тәмамланган), 7 табиб амбулаториясе (ике объект файдалануга әзер) төзелә.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100