news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт планнан 85 процентка үтәлгән

Республика мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде.

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт планнан 85 процентка үтәлгән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларда 5 млрд 407 млн сумга капиталь ремонт эшләре үтәлгән, бу планның 85,09 процентын тәшкил итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрендә, шулай ук мәктәпләрнең функциональ зоналарында эшләр төгәлләнгән. 87 балалар бакчасы ремонтының дүрт муниципалитетта  сигезендә ремонт тәмамланмаган, диде докладчы.

Моннан тыш, сигез ресурс үзәге, мәдәният тармагының дүрт мәгариф учреждениесе, бер тулай торак, биш стационар, 18 спорт объекты һәм 12 яшүсмерләр клубы тәртипкә китерелгән.

Шул ук вакытта тугыз ресурс үзәге, мәдәният тармагының дүрт мәгариф учреждениесе, ике тулай торак, ун сәламәтлек саклау объекты, өч спорт объекты һәм дүрт яшүсмерләр клубында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100