Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш. Программаны финанслауның гомуми күләме 5,8 млрд сумнан артып китә. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр итте.
«Быел бездә 5,6 млн кв. метр мәйданлы 942 күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Программада Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 42 муниципаль берәмлек катнаша. Финанслау күләме - 5 млрд 852 млн 702 мең сум», - дип сөйләде спикер.
Программаны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган акчаларның күп өлешен гражданнарның капиталь ремонт үткәрү өчен түләүләре – 3,7 млрд сум тәшкил итә. Программа 30 елга, 2043 елга кадәр исәпләнгән һәм ел саен актуальләшә.
- Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 июльгә Татарстанда күпфатирлы йортларның яртысында диярлек планлаштырылган капиталь ремонт тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз