news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү эше дәвам итә

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы төзекләндерү объектында 2 мең 642 тикшерү уздырылган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматны бүген република Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараны республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин үткәрде.

Алексей Фролов белдергәнчә, бүген 43 муниципаль берәмлектәге күпфатирлы торак йортлардагы 996 объектның 977сендә капиталь төзекләндерү эше башланган. Программаны үзләштерү 70 процентны тәшкил итә, атналык динамика – 9 процент.

27 июль мәгълүматлары буенча, белем бирү оешмаларында капиталь төзекләндерү 146 объектның 103ендә бара, 43 объектта эшләр тәмамланган.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерү эше буенча программа тулысы белән төгәлләнгән. Төзүчеләр 11 объектны куллануга тапшырган.

Шулай ук министр урынбасары амбулатор-шифаханә оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният объектлары, үсмерләр клубларында барган капиталь төзекләндерү эшләре хакында да хисап тотты.

Алексей Фролов Татарстанны Газлаштыру фонды программасын тормышка ашыру турында да сөйләде. Авылны су белән тәэмин итү программасы буенча 154,3 чакрым суүткәргеч (программаның 55,4 проценты) салынган, 18 су башнясы (62 процент) урнаштырылган, 28 скважина (78 процент) казылган.

Шулай ук министр урынбасары шәхси җылылык системасына күчү, урамнарны яктырту программасы турында да мәгълүмат җиткерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100