news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программа эшләнә

Быел республикада күпфатирлы 804 торак капиталь ремонтланган

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән макчатчан программаны тормышка ашыру өчен тагын 36 млрд. сум акча кирәк дип фаразлана. Республикада 2008 елдан башлап җибәрелгән ремонт өчен 29 млрд. сумнан артык акча тотылган. ТР Төзелеше, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең бу өлкәдәге пилот проектын тормышка ашыручы төбәге булган һәм монда җыелган тәҗрибә алга РФнең Торак кодексына үзгәрешләр кертүдә үз ролен уйнаган.

Татарстанда 2013 елның май ахырында Татарстан парламенты капиталь ремонтны оештыру тәртибен билгели торган “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында” республика законын кабул итте. Әлеге закон 2013 елның 25 июнендә гамәлгә керде. Бу документ төбәкләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз норматив актларын булдыру таләбеннән чыгып, федераль законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып эшләнгән.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, әлеге закон тулы көченә эшләп китсен өчен, ТР Министрлар Кабинеты норматив актлар эшләргә тиеш. Бүгенге көндә аларның сигезе инде әзер. Иң мөһиме – бу ел ахырына кадәр күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны ахырына җиткереп, кабул итү.

Федераль закон нигезендә гражданнар капиталь ремонтны уздыруда ике төрле юл белән катнаша ала. Алар үзләре яши торган йортның махсус исәп-хисап счетын ачып, акчаларын шунда күчерә ала. Икенчедән, республика буенча капиталь ремонт өчен бөтен акчаларны җыеп бару өчен махсус гомумреспублика фонды ачыла. Теге яки бу йорт буенча капиталь ремонтка күпме акча җыелганлыгын белеп булачак. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган порталда махсус бүлек эшләнәчәк. Министр урынбасары сүзләренчә, күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр гомуммилек өчен җаваплылык тоярга һәм капиталь ремонт өчен акча күчереп барырга, максатчан программада катнашырга тиеш.

Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программага һәр муниципалитеттагы торак йортлар җентекләп тикшерелгәннән соң һәм кирәкле документлары эшләнгәннән соң кертелә, чиратка бастырыла. Республика буенча бөтен мәгълүмат бер урында тупланып, төбәк программасы тулылана. Әлеге программа ел саен яңартылып торачак, дип көтелә. Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, төбәк программасы 25-30 елга исәпләнгән һәм бишьеллыкларга бүленгән булачак.

Капиталь ремонт программасында 2012 елның 1 гыйнварена авария хәлендә дип табылган торак йортлардан башка бөтенесе дә катнаша. Әгәр күпмедер вакыт үткәч, теге яки бу йорт авария хәлендә дип табыла икән, аның капиталь ремонт өчен җыелган акчасы кешеләрне башка торакларга күчерү өчен китәчәк.

ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә, капиталь ремонт өчен минималь түләү бер квадрат метрдан 5 сум тәшкил итә. Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программа эшләнеп беткәч, тагын да конкретрак әйтеп булачак, дип саный Марат Галиев.

Быел Татарстан, капиталь ремонт программасын тәмамлаганнан соң, федераль бюджеттан 400 млн. сум күләмендә өстәмә акча алган. Аның бер өлеше – авария хәлендәге торакларга, икенче өлеше яңа программага китәчәк. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, быел республикада күпфатирлы 804 торак капиталь ремонтланган.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot