news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 90 процентка якыны ремонтланган

Ирек Фәйзуллин республикада төзелеш һәм капиталь ремонт эшләренең барышы хакында хисап тотты.

Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 90 процентка якыны ремонтланган
Архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 2019 елгы планда каралганның 87,27 процентында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Бу эшләргә 5,1 миллиард сум акча сарыф ителгән. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

2019 елда Татарстанда 42 районда 942 күпфатирлы торак йортка капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла, дип искәртте Фәйзуллин.

Ул шулай ук 2018-2019 елларда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзеләчәген әйтте – аларның 22се сафка бастыру өчен рөхсәт алган инде. Калган 8 объектта әле эшләр бара. Шулай ук 85 балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнгән, 27 объектта эшләр дәвам итә.

Моннан тыш, республикада 2019 елга планлаштырылган барлык 29 гомуми белем бирү оешмасында һәм 9 интернат-мәктәптә капиталь ремонт эшләре тәмамланган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100