news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 96,91 процентка төгәлләнгән

Республикада 466 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган.

Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 96,91 процентка төгәлләнгән

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 96,91 процентка төгәлләнде. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, эшләр 466 йортта тәмамланган, 342 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул иткән», диелә хәбәрдә.

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт ясау эшләрен генә төгәлләргә калды, дип хәбәр итте министр. 17 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, өч муниципаль берәмлектә 87 балалар бакчасының 6 объектында эшләр бара.

Гомуми белем бирү оешмаларында, коррекцион мәктәпләрдә, аларның функциональ зоналарында капиталь ремонт ясау эшләре төгәлләнде. Шулай ук башка объектларда да капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100