Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күп фунцияле үзәкләр өстәмә эш сәгатьләрен кыскарта
Казандагы барлык офислар октябрь уртасыннан алып хәзерге вакытка кадәр 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләде. 18 ноябрьдән күп функцияле үзәкләр үз эш режимына кайта.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 18 ноябрьдән Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең барлык офислары элеккеге эш режимына кайта. Хәзерге вакытта алар ял көннәрсез эшли, дип хәбәр итте брифингта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.
Казандагы барлык офислар октябрь уртасыннан алып хәзерге вакытта кадәр, ЕСИА хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтү өчен өстәмә вакытны исәпкә алып, 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләде. 18 ноябрьдән, кичке якта мөрәҗәгатьләр аз булу сәбәпле, Татарстан башкаласы бүлекләрендәге өстәмә эш сәгатьләре кыскара. Әмма иртәнге яктагы өстәмә эш сәгатьләре сакланачак.
Якшәмбе көннәрендә күп функцияле үзәкләр ЕСИА хисап язмасын раслау һәм вакцинация яки коронавирустан авырып савыгу турындагы сертификатларны бастырып чыгару буенча гына хезмәт күрсәтә. Хәзер «Минем документлар» офислары гариза бирүчеләр өчен якшәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.
«11 октябрьдән без көчәйтелгән режимда эшләдек, ягъни иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр. Барлык ял көннәрендә, ноябрь бәйрәмнәрендә дә эш тукталмады. Әмма статистика күрсәткәнчә, 99% ка якын кеше безгә эш вакытында килә. Кичке алтыдан соң килүчеләр юк диярлек. Шуңа күрә, 18 ноябрьдән, күп функцияле үзәкләр үз эш режимына кайта дигән карар кабул иттек. Ләкин иртәнге якта без теләсә кайсы очракта сертификатлар бирү буенча хезмәт күрсәтәчәкбез», — диде Мозаффарова.
Шул ук вакытта КФҮ директоры атнага бер тапкыр барлык офислар 11.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип ассызыклады. «Ә Казанда мондый мөмкинлек өч офиста бар. Ягъни, шәһәрнең төрле районнарындагы 12 офисның өчесе һәрвакыт сигезгә кадәр эшли», — дип өстәде Мозаффарова.
Ул татарстанлыларга КФҮнең эш режимы турында белдерүләрен күзәтеп торырга яки бу мәсьәлә буенча колл-үзәккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз