news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча планның 68 проценты үтәлгән

Программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Татарстанда күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча планның 68 проценты үтәлгән
архив

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Август башына күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш 68,3 процент башкарылган. Бу хакта Татарстан төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Министр шулай ук социаль өлкә объектларын торгызу һәм төзү барышы турында да сөйләде. 2 августка өч гомуми белем бирү учреждениесе файдалануга тапшырылган, 26 объектта (барлыгы 29 объект) ремонт эшләре бара, 6 мәктәпкәчә учреждениедә эшләр тәмамланган, 106 объектта (барлыгы 112) эшләр бара.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин балалар мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга зур игътибар бирергә кушты һәм эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга кушты.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренчә, 14 (26) яшүсмерләр клубында, сигез (12) сәламәтләндерү лагерендә капремонт эшләре бара.

Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 2 августка өч ФАП төзелде, калган 42 объектта эш дәвам итә.
Моннан тыш, 20 авыл клубында төзелеш бара — объектларда стеналар салына, түбә ябыла, тәрәзәләр һәм ишекләр куела. Бер объект файдалануга тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100