Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча эшләр 646 объектта тәмамланган
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференция барышында мәгълүм булды
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эш күләме 4 млрд. 565 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, "Уңайлы мохит" программасы буенча 2014 елда 135 социаль инфраструктура объекты адаптацияләнә. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 98 процент тәшкил итә.
Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр тәмамланган. Газлаштыру фонды 45 муниципаль берәмлектә 28 скважина бораулаган, 328,5 чакрым суүткәргеч челтәр төзелгән. Социаль-мәдәни өлкә котельныйларында казаннарны алмаштыру программасы да төгәлләнгән. Программа буенча 29 муниципаль берәмлектә 209 объектта 379 казан алмаштырылган.
Ирек Фәйзуллин 2014 елга яктырту баганаларын яңарту эшләре тәмамлану турында да хәбәр итте. Эшләр республиканың барлык 45 районында да төгәлләнгән. Министр энергияне саклау программасы барышы хакында да хисап тотты. Әйтик, бүгенгә барлык башкарылган эшләр күләме 97 процентны тәшкил итә. Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама районнары, Чаллы һәм Казан калаларында барлык чаралар да тәмамланган.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 11 көллияне капиталь ремонтлау турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эшләр график буенча бара, тиешле акчаларның 99,4 проценты үзләштерелгән.
Сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы барлык 277 объектта да алып барыла. Эшләр үтәлеше 79 процентны тәшкил итә (1 млрд. 453,2 млн. сум). Моннан тыш, силос-сенаж чокырларын төзү программасы буенча эшләр дә барлык 154 объектта башланган.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2014/2015 елларда җылыту сезонына әзерлек кысаларында республикада 6 муниципаль берәмлектә - Актаныш, Әлки, Апас, Лаеш, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында тулысынча җылы бирелгән.
Илдар Халиков ял көннәрендә республиканың калган муниципаль районнарында да җылылык бирү эшен тәмамларга кирәклеген әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз