news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре 99 процентка башкарылган

Шулай ук мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр дә ТРның барлык 45 муниципаль берәмлегендә тәмамланган

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2014 елгы күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасында 40 муниципаль берәмлек яки 793 күп фатирлы йорт катнаша. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, капиталь ремонт эшләре барлык йортларда да бара. Шул ук вакытта 793 объектның 791 ендә эшләр тәмамланган, 35 муниципаль берәмлектәге 378 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул иткән. 4 миллиард 641 миллион сумлык (4 миллиард 683,77 ) яки 99,09 процентка эшләр башкарылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр барлык 45 муниципаль берәмлектә, 2014 елгы программага кертелгән 159 гомум белем бирү учреждениесендә дә тәмамланган. Программага каралган 2,55 миллиард сум акча  үзләштерелгән.

2014 елга республикада авыл торак пунктларында яктырту баганаларын яңарту программасы тулысынча тормышка ашырылган (675 объект). Акчалар 100 процент (225 миллион сум) үзләштерелгән, дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.

Министр сүзләренчә, республикада участок ветеринар пунктларын төзү, ветеринар берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау буенча 2-14 елга планлаштырылган 44 объект та төзелеп, файдалануга тапшырылган, барлык 34 объектта да капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук "Уңайлы мохит" программасы, мәктәпләрне адаптацияләү турында (2014 ел программасы буенча 42 муниципаль берәмлектә 104 мәктәп адаптацияләнә) турында да сөйләп үтте. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 16 сентябрьдән башлап республикадагы котельныйлар эше, торак йортлар һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылылык җибәрүгә тәүлек буе мониторинг үткәрә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100