news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы йортларда 306 лифтны алмаштырырга уйлыйлар

Казанда - 141 яңа лифт куелса, Чаллыда – 50.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда капиталь төзекләндерү программасы буенча күп фатирлы йортларда гомумйорт мөлкәтен дә төзәтәләр. Быел шулай ук лифт җиһазларын алмаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" да үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының программаларны куллану һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров җиткерде.

Аның сүзләренчә, республикада барлыгы 87 күпфатирлы йортта 306 лифт алмаштырылырга тиеш. Моннан тыш, Бөгелмәдә ике лифт шахтасы төзәтеләчәк. Казанда –141 яңа лифт куелса, Чаллыда – 50. "Калган лифтлар Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмәдә куелачак", – диде ул.

Илдус Насыйров сүзләренә караганда, Казанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасының лимиты 1 млрд 501 млн сум тәшкил итә. Әлеге акчага 243 йортны төзекләндерү планлаштырыла. "Хәзерге вакытта аларның 200ендә эш башланган, 42 процент эш башкарылган", – дип билгеләп үтте ул.

Чаллыда 147 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк, шул исәптән, 50 йортта лифтлар алмаштырылачак. "146 йортта эш башланган, эшнең 58 проценты үтәлгән", – дип тәмамлады сүзен министрлык вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100