news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы 846 йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмам

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм хезмәт инспекцияләре ел дәвамында тикшерүләр уздырып, 18,5 миллион сум күләмендә штраф салган.

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 2016 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм Дәүләт хезмәт инспекцияләре 1 мең 536 тикшерү уздырган һәм, шулар нәтиҗәсендә, таләпләрдән тайпылышлар турында 497 күрсәтмә чыгарган, барлыгы 18 миллион 513 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. 

Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр пландагы төп объектларда төгәлләнгән: 876 йортның 846сы файдаланышка тапшырылган, аларның 581ен Дәүләт торак инстпекциясе кабул иткән. 15 декабрь белешмәсе буенча, Казан белән Яшел Үзән шәһәрләрендә 28 йортта эшләр дәвам иттерелә.

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2016 елда 41 муниципаль райондагы капиталь төзекләндерү эшләре барган күп фатирлы йортларда 3 мең 690 тикшерү уздырылган. Алар нәтиҗәсендә куркынычсызлык техникасы үтәлмәүнең 34 очрагы ачыкланган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада тормышка ашырыла торган капиталь төзекләндерүнең барлык 9 программасы да, Татарстанның Газлаштыру фонды программасы һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юнәлешендәге (сыерларга салынган торакларны, машина-трактор паркларын, яшелчә саклагычларны капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж траншеялары төзү) программалар да тулысынча үтәлгән.

Су саклау зоналарында уңайлыклар булдыру программасын гамәлгә ашыру буенча килештерелгән эш күләме башкарылган. Эшләр 21 объектның 19ында тәмам. Проектлар Спас районында (Идел ярында) һәм Казанда (Кабан күле яр буенда) тормышка ашырылуын дәвам итә. Җыеп кына әйткәндә, программада каралганның 97,8 проценты үтәлгән.

Парклар һәм скверлар төзү эшендә 42 объектның 40ында эшләр ахырына якынлашкан.

“Һәркем үтеп йөрерлек мохит” программасы буенча каршылыксыз мохит булдыруда планга кертелгән социаль һәм мәгариф учреждениеләренең 46сында да эшләр үтәлгән.

Министр сүзләренчә, ятим балалар хокукларын гамәлгә ашыру буенча программа кысаларында каралган 311 торакның барысы да республика милке итеп алынган, махсус фондка кертелгән һәм махсуслаштырылган торак фондыннан найм килешүе буенча ятим балаларга бирелә.

Киңәшмәгә нәтиҗә чыгарып, Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен хисап документларын сыйфатлы һәм үз вакытында формалаштыруга, аерым алганда, үтәлгән төзелеш-монтаж эшләрен кабул итү актларын тапшыруга аеруча игътибар бирергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100