Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп фатирлы 198 йорт төзелә
Торакның күп өлеше эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу 2 миллион квадрат метр инвестицион торак дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59 процент) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла», — диелә хәбәрдә.
Министр китергән мәгълүматлар буенча, 44 йорт — югары (70-100 процент), 68 йорт — уртача (30-70 процент), 86 йорт (0-30 процент) түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча 2 мең квадрат метрга исәпләнгән инвестиция программасын формалаштырган. Бу 4 мең 966 фатирлы 139 йорт дигән сүз.
Быел гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча гамәлдәге дүрт программа нигезендә 636 ятим бала; 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 45 күп балалы гаилә; 48 яшь гаилә, шулай ук күчеп китәргә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 кешегә (барлыгы 738 гаилә) фатир бирелергә тиеш.
2021 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасында, Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 41 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 5 миллион 223 мең квадрат метр тәшкил иткән 927 күп фатирлы йорт кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз