news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең 65 проценты җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән

Республикада күп балалы гаиләләргә уртача алганда 11 сутый җир бирелә.

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең 65 проценты җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда исемлекләргә кертелгән 56 мең (65 процент) күп балалы гаиләнең 36 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Артур Галиев билгеләп үткәнчә, җир кишәрлекләре бирү нормасы җирле үзидарә органы тарафыннан 6-20 сутый чикләрендә расланган. Республикада күп балалы гаиләләргә уртача алганда 11 сутый җир бирелә.

Министр урынбасары искәрткәнчә, бүгенге көндә җиде район (Әгерҗе, Аксубай, Апас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас һәм Тәтеш) күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулысынча тәэмин иткән. Артта калучы ун районда (Түбән Кама, Баулы, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Арча һәм Тукай) әлеге күрсәткеч 50-80 процент тәшкил итә.

Артур Галиев Казан һәм Чаллы шәһәрләре турында аерым сөйләде, аларда кишәрлекләргә гомуми кытлык 11 меңгә җитә. Әйтик, Казан янындагы Сокуры һәм Каймар бистәләрендәге муниципаль массивлар инде тулысынча үзләштерелгән, бүген федераль массивларны үзләштерү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта 2 мең 360 участок формалаштырылган, 1 мең 14 участок буенча министрлык тарафыннан аларны күп балалы гаиләләргә бирү турында карар кабул ителгән. Резервта тагын 1,3 мең җир кишәрлеге бар.

Автокалада исә Әҗмәкәй авылындагы («Подсолнухи» микрорайоны) муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелгән. Өстәмә массивларны үзләштерү эше дәвам итә. Бүген планлаштырылган 780 кишәрлектән 535 участок формалаштырылган, күп балалы гаиләләр аларның 246сын сайлап алган инде. Резервта 289 участок бар.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Чаллы шәһәре һәм Тукай районы җитәкчелеген массивларны үзләштерү эшен тизләтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100