news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 483 млн сум тотылачак

Россия Президенты Владимир Путин аз керемле балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын арттырырга йөкләде.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елдан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрләре кертеләчәк, меңләгән кеше финанс ярдәме алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Алар арасында биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие, аларның җан башына керем дәрәҗәсен яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрнең кереме яшәү минимумыннан түбән булган очракта, балалар бакчасы өчен түләү 100 процент кайтарылачак», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, яңа ярдәм чаралары арасында шулай ук яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балаларга даруларга елына 10 мең сумга кадәр электрон сертификатлар бирү һәм җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләдә яңа туган балага кирәк-яракларын бүләк итү каралган.

Якынча исәпләүләр буенча ярдәмнең яңа төрләренә 483,2 млн сумнан артык акча тотылачак, 33,7 меңнән артык кеше финанс ярдәм алачак.

«Республикада ярлылык дәрәҗәсен киметүгә күп балалы гаиләләргә һәм яшәү минимумы түбән булган балалы гаиләләргә ярдәм итү керә», — дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100