news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 17192 җир участогы бирелгән

22605 җир кишәрлеге кадастр хисабына куелган

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда җир кишәрлекләре алуга хокукы булган күп балалы гаиләләр исемлегенә 20995 гаилә кертелгән. Шуларның 4124 е – Казаннан, 2528 е – Чаллыдан.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсеннән хәбәр итүләренчә, республикада 22605 җир кишәрлеге кадастр хисабына куелган. Бу исемлеккә Казан белән Чаллы да керә. Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 17 192 җир участогы бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot