news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә янгынга каршы җиһазлар урнаштыралар

Алар Президент кушуы буенча, күп балалы гаиләләр һәм ветераннар яшәгән фатир һәм йортларга махсус җиһазлар урнаштыра.

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә янгынга каршы җиһазлар урнаштыралар
Султан Исхаков

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ, Алинә Айдарова). Татарстанда янгын чыгу очракларын кисәтү өчен полиция һәм социаль хезмәт вәкилләреннән торган 155 төркем булдырылган. Алар күп балалы, имин булмаган гаиләләр һәм ветераннар яшәгән фатир һәм йортларга махсус җиһазлар урнаштыра.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм кисәтү эше идарәсе хезмәткәре Максим Әскәров “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Максим Әскәров сүзләренчә, әлеге кисәтү төркемнәре кешеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында җиткерә. “Алар кешеләргә белешмәлекләр, листовклар тарату белән шөгыльләнә”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, 2016 елдан республикада Президент Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе буенча торак йортларга янгын турында белдерүче техник чаралар урныштырыла башлады.

“Янгыннарны кисәтү төркемнәре бүгенгә 8 меңнән күбрәк фатирны йөреп чыккан. 30 меңнән күбрәк техник җайланма урнаштырылган”, - диде подполковник. Соңгы вакытта әлеге җайланмалар ярдәмендә 43 кешене (алар арасында 20 бала) коткарып калып булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100