news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көннәр суыта

Республикада яңгырлар вакытлыча тукталачак

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Казанда температура 19-23 градус җылы, Татарстан буенча – 19-24 градус.
28 августка каршы төндә аяз һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 9-14 градус җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100