Татарстанда көннәр салкынаячак
Казанда көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, ә Татарстан буенча – 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Казанда көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, ә Татарстан буенча – 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы.
Республикада 19 ноябрьгә каршы төндә аяз, явым-төшем көтелми. Урыны белән температура 9 градуска кадәр салкын, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.