news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көннәр бераз салкыная

Кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, көнчыгышта яшенле яңгырлар көтелә, ә республиканың көнбатыш өлешендә явым-төшем булмый диярлек.
Казанда температура 20-22 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 20-25 градус тәшкил итәчәк.
18 июньгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Температура 8-13 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot