Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көнләшүдән хатынының өен яндырган ир-атны хөкем иттеләр
36 яшьлек ир-ат ярты елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда көнләшүдән кер үтүкли торган өстәлгә ут төртеп хатынының өен яндырган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.
Судта билгеле булганча, узган елның 1 октябрендә Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатынының өендә була. Ир-ат кер үтүкли торган өстәлгә ут төртә, ә үзе урамга йөгереп чыга. Нәтиҗәдә йорт тулысынча янып бетә. Янгын аркасында 334 мең сумлык зыян килә.
Ир-ат үзенең гаебен таныды һәм көнләшү аркасында шундый адымга баруын сөйләде.
Суд ирне ярты елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз