news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көндезге 12гә референдумда катнашучылар саны 36 процент тәшкил иткән

Татарстанда үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирү кичке 8гә кадәр дәвам итә, республикада барлыгы 1706 сайлау участогы эшли.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 12 сәгатькә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумда катнашучылар саны уртача 36 процент тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

Тавыш бирү барышын “Бердәм Россия”, “Яблоко”, “Парнас” һәм КПРФ партияләре вәкилләре күзәтә. Ульяновск, Самара, Волгоград өлкәләре, Пермь крае, Мордовия, Чуваш республикаларыннан да күзәтүчеләр килде.

Татарстанда үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирү кичке 8гә кадәр дәвам итә, республикада барлыгы 1706 сайлау участогы эшли.

Шунысын да искәртик: бүген 43 муниципаль берәмлеккә караган 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдумнар уза.

Программа 2013 елда старт алды. Шул вакыттан бирле 1 сумга 4 сум исәбеннән 2,8 миллиард сумнан артык акча җыелган. Әлеге акчалар җирлектәге мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100