Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көнчелектән көндәшенең машинасын яндырган ир шартлы рәвештә хөкем ителгән
Зыянның күләме 437 мең сум тәшкил иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда көнчелектән көндәшенең машинасына ут төрткән ир-атны шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, 11 майга каршы төндә Чистайда яшәүче 43 яшьлек ир-ат исерек баштан танышының автомобиленә ут төрткән. Аны бу адымга хатыныннан көнләшүе этәргән.
Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән. Зыянның күләме 437 мең сум тәшкил иткән.
Ир-атны «Ут төртү ярдәмендә чит кешенең милкен белә торып юк итү» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз