news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көнче ир хатынының корсагына мылтыктан аткан

Чистайда булган фаҗига корбаны - хатын хастаханәдә, ире исә бу эшкә катнашы булуын кире кага.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Чистайда 54 яшьлек көнче ир 51 яшьлек хатынының корсагына мылтыктан аткан. Фаҗига корбаны булган хатын хастаханәдә, ире исә бу эшкә катнашы булуын кире кага. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

9 мартта талашканнан соң, ир сейфтан "ИЖ-81" мылтыгын алган һәм хатынының корсагына аткан. Хатын аңын югалткан, ә ир исә башка бүлмәгә чыгып киткән. Уллары экстрен хезмәтләрне чакырган. Алар килеп җиткәнче, хатын аңына килеп, йорт верандасына чыккан.

Иргә карата җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100