news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көнбагыш төягән йөк машинасы әйләнеп капланган - фото

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

7 ноябрьдә көндезге 2ләрдә Самара өлкәсеннән Казан юнәлешендә хәрәкәт итүче «Вольво» йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып кюветка очкан һәм әйләнеп капланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Йөк машинасы 20 тонна көнбагыш төягән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100