news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак

Көндез 1-6 градус салкын, юлларда — бозлавык, кар көртләре.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”) Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде.

Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк.

Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән җил чыгуы ихтимал.

Көндез 1-6 градус салкын. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100