news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда көн дәвамында пыскак яңгыр көтелә

Кичтән төшкән томан урыны белән иртән дә күз күремен киметергә мөмкин.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Көн дәвамында урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Кичтән төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана – синоптиклар урыны белән иртәнге сәгать 10га кадәр күз күременең начараюуы турында кисәтә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда – 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100