Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасында 12 тонна чимал җыйганнар
Акция кысаларында җыелган акчалар «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” чарасында 12 тонна чимал җыйганнар. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән әлеге хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Дүртенче тапкыр оештырылган акция кысаларында 20 көндә барлыгы 11,8 тонн макулатура тупланды. Хәйрия чарасында волонтерлар актив катнашты, алар кирәк булмаган кәгазьләрне җыю, бушату, үлчәү кебек эшләрдә ярдәмче булдылар. Акциягә республика халкы һәм башкалада яшәүчеләр дә кушылды", диелгән әлеге хәбәрдә.
Аеруча Татарстанның мөхтәсибәтләре - Аксубай, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Кукмара, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Әлки, Лениногорск, Сарман, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы, Саба мөхтәсибәтләре һәм Казан шәһәренең Мәскәү, Киров, Совет районы мәхтәсибәтләре зур активлык күрсәткән.

ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.
Республика районнарыннан җыелган гомуми макулатура күләме 9,6 тонна тәшкил иткән. Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 2,2 тонна кәгазь чималы тупланган.
Акция кысаларында җыелган акчалар «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз