news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күңел ачу үзәкләренә һәм боулингка керү өчен дә QR-код кирәк

Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына, компьютер һәм интернет-клубларга килүчеләргә дә QR-код кирәк булуы турында карар чыгарды.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда күңел ачу үзәкләренә, боулингларга һәм ябык аттракционнарга керү өчен хәзер QR-код кирәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

«"Сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар)» сүзләрен биналарда урнашкан «сәүдә-күңел ачу, күңел ачу үзәкләре (комплекслар), аттракционнар» сүзләренә алмаштырырга», — дип хәбәр ителә карарда.

Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына килүчеләр өчен генә түгел, компьютер һәм интернет-клублар һәм боулингка килүчеләргә дә QR-код кирәк, дигән карар чыгарды.

Ә «сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товар запасларына ярдәм итү механизмын эшләү» пункты үз көчен югалтты.

Карар бүген үз көченә керде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларына Яңа елда иртәнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иткәннәрен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100