news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда күчмә медицина комплексларында 18 меңгә якын кеше тикшерелгән

«2020 ел дәвамында републиканың барлык районнарына бару ниятләнә», — диде министр.

Татарстанда күчмә медицина комплексларында 18 меңгә якын кеше тикшерелгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күчмә медицина комплекслары эше нәтиҗәсендә, 18 районнан авылларда яшәүче 18 меңгә якын кеше тикшерелгән. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

740 кеше төрле дәрәҗәдәге стационарларга госпитализацияләнгән. Мобиль комплексларда тикшерелгән 646 кешедә беренче тапкыр чир ачыкланган. Җиде мең кешегә өстәмә тикшеренү киңәш ителгән.

«2020 ел дәвамында републиканың барлык районнарына бару ниятләнә», — диде министр.

Диспансеризация барышында былтыр республикада барлыгы 2 млн га якын кеше тикшерелгән. 60 меңнән артык авыру ачыкланган.


news_right_1
news_right_2
news_bot