news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле юл-транспорт казасы: 3 кеше һәлак - фото

Авария кичә кич Биектау районында булган.

 (Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Кичә 16.30да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтендә Биектау районында М7 трассасында көчле авария турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

820нче километрда DAF йөк фурасы һәм 14нче модельле Лада бәрелешкәннәр.

Авария нәтиҗәсендә Лада йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак.

Һәлакәт урынына ПСЧ-113 ФПС янгын сүндерүчеләре һәм Россия ГТХМ Казан ПСО коткаручылары килеп җиткән. Һәлак булучыларны изелгән машинадан азат итәр өчен гидравлика авария-коткару җиһазлары кулланылган. Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot