news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил вакытында саклык кагыйдәләрен искә төшерәләр

Иртәгә республикада һава шартлары бозылу көтелә.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча иртәгә республикада көчле җил көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 18.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә Татарстан белән Казанда төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Җил көчәйгәндә, секундына 21 метр тизлек белән исәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте көчле җил вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

Көчле җил булган очракта электртапшыру челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм реклама корылмалары янында тормау сорала. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, эчергән агачлар янында тормаска киңәш ителә. Бу очракта якындагы подъездга яки подвалга качарга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100